Яки үсмерне уйланылмаган гамәлләр кылырга нәрсә этәрә?
Бөтендөнья психик сәламәтлек көне уңаеннан, белгечләр катнашлыгында “түгәрәк өстәл” узды.
“Башинформ” агентлыгында белгечләр “Үсмерләр һәм яшьләрдә аутоагрессив үз-үзеңне тоту превенциясе турында” дигән темага фикер алышты. Әлеге чарада республиканың әйдәүче психотерапевтлары һәм психологлары, журналистлар катнашты.
“Түгәрәк өстәл”дә катнашучылар үсмерләрне уйланылмаган гамәлләр кылырга этәрә торган сәбәпләр турында фикер алышты, укучыларда беренче хәвефле сигналларны сизгәндә, укытучылар һәм укучылар үзләрен ничек тотарга, ярдәм сорап кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында сөйләде. Экспертлар Башкортстан буенча суицидка бәйле статистика мәгълүматларын китерде. Моннан тыш, журналистларга бу катлаулы теманы матбугатта ничек яктыртырга кирәклеге турында да киңәшләр бирелде.
Республика клиник психотерапевтика үзәгенең баш табибы, республика Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш психотерапевты, профессор Илгиз Тимербулатов Бөтендөнья сәламәтлек көне 1992 елдан башлап билгеләнүен һәм ел саен нинди дә булса тематикага багышлануын әйтеп үтте. Быел ул “суицид” һәм аны профилактикалауга багышланган. Дөньяда 40 секунд саен бер кеше үз гомерен кыя. Суицид — үлемгә китергән төп сәбәпләр исемлегендә икенче урынны алып тора. Шунысы аянычлы, бу санны балалар һәм үсмерләр дә тулыландыра.
Белгеч ассызыклавынча, бу бик катлаулы проблема әле булса ныклап өйрәнелеп һәм ачылып бетмәгән. Аның сүзләренә караганда, үзәк ачылганнан бирле, 2011 елдан башлап, Башкортстанда суицидлар саны ике тапкыр кимегән.
— Бу — Русия субъектлары арасында иң яхшы күрсәткеч. Без эш башлаган вакытта 100 мең кешегә 50гә якын очрак туры килә иде. Агымдагы елның алты ае нәтиҗәләре буенча — 19,1. Балалар суицидларына килгәндә, республикада ел саен 30га якын бала үз гомерен өзә. Дөрес, соңгы 8 ел эчендә бу сан шактый кимегән. Элек елына 40-50 шундый очрак булган. Баланың үз-үзенә кул салуы — коточкыч фаҗига, шулай да, тулаем алганда, балалар суициды очраклары буенча бездә хәл яхшырак. Безнең республика балалар арасында үз-үзенә кул салу очраклары артмаган төбәкләрнең берсе булып тора, — диде Илгиз Фәрит улы.
Республика Сәламәтлек саклау министрлыгының баш медицина психологы, Клиник психотерапия үзәгенең бүлек җитәкчесе, психология фәннәре кандидаты Ирина Хох балигъ булмаган балаларга Интернетның йогынтысы проблемасы кискен булуын билгеләп үтте.
— Үлемгә чакыручы төркемнәр тирән Интернетка китте, әмма хәзер аларның аналоглары барлыкка килде, — диде ул. — Бу социаль төркемнәрдә “суицид” төшенчәсен чыгармыйлар, ә аны төрле ысуллар белән камуфляциялиләр. 2018 елда Башкортстанда, алар аутоагрессия белән генә түгел, ә скулшутинг белән бәйле гамәлләр кылырга әзерлек дәрәҗәсендә булган 10 укучы ачыкланган иде. (Бу, Стәрлетамакта булган хәл кебек, бала мәктәпкә башкаларны һәм үз-үзен үтерергә бара). Анда Интернет йогынтысы бик югары иде. Алар белән профилактик эш алып барылды. Ата-аналарга бала Интернетта утырганда вакыты буенча гына түгел, эчтәлеге буенча да контрольлек итәргә киңәш итәм. Компьютерны баланың кайда һәм нинди сайтларга керүен күрү өчен өлкәннәр булган бүлмәдә тоту яхшырак.
Белгечләр ассызыклавынча, суицидка барган балаларның күпчелеге тулы һәм имин гаиләләрдән. Биредә “гаиләдә ялгызлык” дигән күренеш хас. Өл-кәннәрнең шәхси, карьера проблемалары белән мәшгуль булуы гаилә әгъзалары арасында үзара аңлашу булмауга, ялгызлык механизмын “эшләтеп җибәрүгә” һәм тормышның мәгънәсезлеген аңлауга китерә.
Әти-әниләргә уяу булырга һәм балаларындагы түбәндәге үзәрешләргә игътибар итәргә кирәк:
— баланың кәефе, аппетиты, йокысы, үзенең тышкы кыяфәтенә мөнәсәбәте үзгәрү;
— үлем темасы белән кызыксыну;
— укырга барырга теләмәү;
— бик еш дәресләр калдыру;
Психологик ярдәм сорап кая мөрәҗәгать итәргә?
15 яшькә кадәрге балалары булган ата-аналар Уфа шәһәре, Достоевский урамы, 14 адресы буенча, Республика психотерапия үзәгенең сөйләм патологиясе һәм балаларны һәм үсмерләрне психотерапевтик реабилитацияләү бүлегенә мөрәҗәгать итә ала. Телефоны: 251-19-20.
15-17 яшьлек үсмерләр белән Уфа шәһәре, Подполковник Недошивин урамы, 6 адресы буенча медицина учреждениесенә килергә кирәк. Телефоны: 241-85-57.