Ул балаларын үтерергә сәләтлеме? Бу хакта аның дуслары сөйли.
Артем һәм Эльмира бергә 16 ел яшиләр, 5 яшьлек Слава һәм 8 яшьлек Ильяны үстерәләр.
— Мондый парларны көндез ут белән дә эзләп табып булмый. Аларны уртак максатлар да берләштерде - фатир, машиналар сатып алу мәсьәләләрен, балаларның кайсы мәктәпкә барачагын бергәләп хәл иттеләр, - диде Артемны яхшы белүче дусларының берсе.
Артемның үз-үзен һәм балаларын үтерүенә гаилә дусларының берсе дә ышанмый: "Ул моны эшли алмас. Бу бигрәк тә балаларга кагыла, чөнки ул аларны бик ярата", - ди алар.
Артем авиация универститында укыган, белгечлеге буенча - инженер. Әтисе белән алар УМПО заводында эшли.
Хезмәттәшләре билгеләп үткәнчә, Артем үз эшен яраткан. Әйтүләренчә, "Ул - бит җаваплы кеше, дүшәмбе көнне эшкә килмәгәч, без моңа бик гаҗәпләндек. Ул бик сирәк авырый иде..."
Яшь чагыннан Артем волейбол белән мавыга, факультетның җыелма командасына керә, заводта да волейбол командасы составында җиңүләргә ирешә.
— Ялгышмасам, ул Уфада олимпия резервы мәктәбен дә тәмамлады, ләкин спорт өлкәсендәге уңышлары белән беркайчан да мактанмады, тыйнак һәм тыныч булды, - диде гаилә дусты.
Уллары Слава һәм Илья футбол һәм дзюдо белән шөгыльләнгән.
— Ул аларны үзе секцияләргә йөртте. Ул гына да түгел, үзе дә алар белән шөгыльләнде. Әйтик, кышын алар бергәләп чаңгыда шуды. Сәяхәт итәргә яраталар, чит илләрдә дә, Башкортстан буйлап та йөриләр, - диде дусларының берсе.
Артемның әти-әнисе пенсиядә инде. Артем аларга ярдәм итә, бакчага бергә йөриләр.
Шимбә көн югалган ир белән балалар һаман табылмаган, аларны эзләүгә Мәскәү белгечләре дә кушылды.