+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
31 октябрь 2019, 06:03

Черниковкада коточкыч авариядә кешеләр зыян күрде

30 октябрьдә кичке сәгать унынчыда Уфаның Черниковка бистәсендә коточкыч авария булды.

30 октябрьдә кичке сәгать унынчыда Уфаның Черниковка бистәсендә коточкыч авария булды.
Боҗра һәм Тынычлык урамнары киселешендә “Лада Гранта” һәм “Форд Фьюжн” бәрелештеләр. Бәрелүдән ике машина да, юлдан чыгып китеп, торак йортка килеп бәрелделәр.
“Форд”ның 22 яшьлек пассажиры “ашыгыч ярдәм” машинасы килгәнче вафат була. Дүртесе зыян күрде: ике машина йөртүче һәм “Форд”ның ике пассажиры.
Социаль челтәрләрдә якын-тирәдә яшәүчеләр бу юл чатының инде күп гомерләрне алып китүенә зарлана. Күп кенә машина йөртүчеләр биредә авария ясый. Төбәктә яшәүчеләр сүзләренчә, монда светофор юк, гәрчә янәшәдә генә мәктәп булса да.
Читайте нас