+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
31 октябрь 2019, 13:44

Хыянәтче иренә бер капчык акча биргән...

Акчаларның авырлыгы 159 килограммга якын булып чыга.

Пенсильваниядә яшәүче Брэнди Ли исемле хатын хыянәтче иреннән үч алган.
Ул, иренең башка хатын белән чуалуын белеп алгач, аерылышуга гариза яза. Әмма суд, хатын иренә 7,5 мең доллар - безнең акча белән 480 мең сум тирәсе түләргә тиеш, дигән карар чыгарган.
Шунда хатын әлеге сумманы АКШның иң вак тиеннәре белән бирергә булган. "Судта бу акчаларны ничек түләргә тиешлегемне ачыкламадылар. Сүз аларның күләме турында гына барды", - дигән Ли.
Ул урындагы банкка бара һәм аның хезмәткәрләреннән бөтен сумманы иң вак акча берәмлеге белән бирүләрен үтенә. Тимер акчаның авырлыгы 159 килограммга якын булып чыга. "Банкта кызлар миңа ярдәм итеп кенә калмады, минем планны тулысынча хупладылар", - дип сөйләгән хатын.
Брэнди аңлатуынча, ул бу адымга ике бала белән авырлыклар алдында ялгызы калуы сәбәпле барган.
Читайте нас