Өлкән яшьтәгеләрнең сәламәтлеге игътибар үзәгендә, әмма бу юнәлештә хәл итәсе мәсьәләләр дә байтак
Статистика мәгълүматлары буенча, бүген Русиядә 147 миллион кеше яши, шуның 21,3 миллионы — өлкән яшьтәгеләр. Ә Башкортстанның һәр бишенче кешесе — 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнар.
Өлкән яшьтәгеләрнең ялын оештыру, спорт белән шөгыльләнү, мөмкинлеге тудыру аларга күрсәтелгән медицина ярдәменең сыйфатын арттыру — көн таләбе. Күптән түгел Дәүләт җыелышы-Корылтайда өлкән яшьтәгеләргә беренче медицина-санитария ярдәме күрсәтү мәсьәләләре буенча “түгәрәк өстәл” утырышы узды. Аны Дәүләт җыелышы-Корылтайның Сәламәтлек саклау, социаль ярдәм һәм ветераннар эшләре буенча комитеты оештырды.
Комитет рәисе урынбасары Римма Үтәшева Президент Владимир Путинның “май указлары”н үтәү максатында гамәлгә ашырылучы гомумдәүләт проектлары арасында сәламәтлек саклау өлкәсе беренче урында торуын ассызыклады. Димәк, халык сәламәтлеге даими контрольдә булырга тиеш. Шул ук вакытта, өлкәннәрнең сәламәтлеге эш яшендәгеләрнең хезмәтенә турыдан-туры бәйле, чөнки, безнең җәмгыять ата-аналарга һәрвакыт игътибар белән карый. Ә авыру әти-әнисен калдырып эшкә килгән кешенең хезмәт сыйфаты да аксый, диде ул.
Әлеге комитет рәисе Салават Харрасов киләсе елга илебез Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршылаячагын искә төшерде. Бу Җиңүне нәкъ өлкән яшьтәге гражданнар китерүен онытырга ярамый. Моннан тыш, илне тергезү, гомумән, әлеге тормышыбызның югары сыйфатта булуы өчен без аларга рәхмәтле. Шуңа да өлкән яшьтәгеләргә һәрвакыт игътибар зур булырга тиешлеген билгеләде ул.
Чыннан да, өлкәннәргә медицина ярдәме күрсәтү һәрвакыт игътибар үзәгендә булса да, бу өлкәдә хәл итәсе мәсьәләләр һаман да күп. Республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Ирина Кононова билгеләвенчә, “өлкәннәр” категориясе дә берничәгә бүленә. Мәсәлән, хаклы ялда булуга карамастан, эшләүче гражданнар бар. 65 яшьтән өстәрәк һәм 90 яшьне узган гражданнарга башка төрле ярдәм дә таләп ителә. Әлбәттә, кеше олыгайган саен, аның сәламәтлек торышы да үзгәрә. Бу өлкәгә кагылышлы кайбер хокукый нигезләрнең нык булмавы да хезмәт күрсәтүнең сыйфатына йогынты ясый. Мәсәлән, медицина хезмәткәре, авыруның ризалыгыннан тыш, аның турындагы хәбәрне башкаларга сөйләргә тиеш түгел. Шул ук вакытта, өлкән яшьтәгеләргә кайбер нәрсәләрне аңлату кыен. Бу очракта күңел кушуына таянып, авыруның никадәр көчле булуын балаларына аңлатыргамы, әллә инде табиб үзенең эшен генә башкарырга тиешме? Кызганычка каршы, бу мәсьәлә әле хәл ителмәгән.
Сер түгел, картлык һәркемгә үз вакыты белән килә. Кемдер инде 55-60 яшьтә сәламәтлегенә зарланса, икенчеләр 80 яшьтә дә үзен бик яхшы хис итә. Шул ук вакытта, табиблар кайбер авыруларның хәлен яхшырту максатында аларга спорт белән шөгыльләнергә куша. Бу тәкъдим дә, кызганычка каршы, һәр авыру өчен туры килми. Әлбәттә, кеше гомер буе ниндидер спорт төре белән шөгыльләнгән икән, бу, чыннан да, дәвалануда зур ярдәм була. Кайберәүләр гомер буе утырып эшли һәм физкультура күнекмәләре ясамый. Андыйларны өлкәнәйгәч спорт белән шөгыльләнүгә этәрү кире нәтиҗә биргән очраклар да бар.
Ирина Вячеславовна игътибарны тагын бер мәсьәләгә юнәлтте.
— Өлкән яшьтәгеләрнең кайберләрен “бәллүр” пациентлар дип йөртәбез. Кеше олыгайган саен, аның кул-аякларын сындыру куркынычы тагын да арта. Дәваханәгә килгәч, егылып, сөякләрен сындыручылар да юк түгел. Әлбәттә, мондый пациентларны озатып йөрү чарасын күрергә тырышабыз, әмма бу ярдәм һәр дәваханәдә дә күрсәтелми. Бу җәһәттән дәваханәләрдә һәм башка урыннарда өлкән яшьтәгеләр өчен ниндидер җайланмалар булдыру зарур. Чөнки янәшәдәге ипи кибетенә кереп чыгуның да күпләр өчен зур бәлагә әверелүе ихтимал.
Шулай ук дәваханәләрдәге кабинетларның урнашуын да өлкәннәр өчен башка төрле итеп башкару кирәк. Дәваханә коридорында кая керергә белмичә, кирәкле табибны таба алмыйча йөргән өлкән яшьтәгеләрне күрү, чыннан да, кызганыч, — диде ул.
Ничек кенә булмасын, шәһәрдә яшәүче өлкәннәргә заманча медицина ярдәме алу күпкә җиңелрәк. Башкортстан фельдшер-акушерлык пунктлары саны буенча илдә беренче урында тора. Бездә бүген 200 мең ФАП эшли. Әлбәттә, бу – зур казаныш. Әмма аларны җиһазлау мәсьәләсе тулысынча хәл ителмәгән әле.
Әйе, өлкән яшьтәге кешене дәвалау башка авырулардан берникадәр аерыла, шуңа да аларга медицина ярдәме күрсәтү башка төрле булырга тиеш. Шул ук вакытта, республикада бүген гериатрлар саны чамалы. Аларның да күбесе, башка юнәлеш буенча укып, аннары өстәмә белем алучылар гына. Республика дәваханәләрендә гериатрия бүлекләре дә аз.
“Түгәрәк өстәл” утырышында Башкортстан дәүләт медицина университеты проректоры Виталий Викторов та катнашты.
— Университет гериатрия юнәлеше буенча белем бирүгә тулысынча әзер. Бу җәһәттән берникадәр кадрлар әзерләнде дә инде. Без беренче курстан ук гериатрлар әзерли алабыз. Уку йортында моның өчен бюджет урыннары бүленгән, — диде ул чыгышында.
Өлкән яшьтәгеләрнең ялын оештыру, сәламәтлеген ныгытуны оештыруга бәйле дә мәсьәләләр бар. Бүген республикада 350 мең мөмкинлекләре чикле кеше яши. Аларга ел саен шифаханәләргә 1,5 мең сумлык юллама бирелә. Ә республика шифаханәләрендә яшәү һәм туклану бәясе моннан күпкә зур, шуңа теләк белдерүчеләр дә күп түгел.
Һәр дүртенче кеше өлкән яшьтә булган җәмгыятьтә яшәсәк тә, кызганычка каршы, бүген республикада өлкән яшьтәгеләр өчен бер генә реабилитация үзәге дә юк. Ә бу аларның сәламәтлеген ныгытудан тыш, үзара аралашу, сәламәт тормыш алып баруга да этәргеч булыр иде. Чарада катнашучылар әлеге мәсьәләләрне якын киләчәктә хәл итү кирәклеген белдерде. Чыннан да, өлкәннәребез матур, күркәм тормышта яшәргә хокуклы һәм лаек. Алар һәрвакыт җәмгыятебездә зур хөрмәт казанырга тиеш.