Кар яву белән фаҗигаләр башланды.
Бүгенге кар автомобильчеләргә бик күп кыенлыклар тудырды.
Уфадан Яңавылга китеп баручы “Форд” автобусы билгесез сәбәпләр белән юл читенә килеп төшкән һәм ауган.
Нәтиҗәдә, алты кешегә медицина ярдәме таләп ителгән. Автобуста сигез кеше булган. Ярый әле, шөкер, барысы да исән!
Әлеге вакыйга урынында полиция хезмәткәрләре эшли.
Беренче кар яуды. Мондый көннәрдә юлларда бигрәк тә сак булырга кирәк.