Танылган продюсер Яна Рудковская белән ире, фигуралы шуу остасы Евгений Плющенко арасында низаг килеп чыккан. Сәбәбе аларның гаиләсе турында төшерелгән шоуга бәйле.
Билгеле булуынча, Рудковская һәм журналист, танылган шәхесләр турындагы шоуның продюсеры Ксения Собчак "ЯнаСупер" дигән тапшыру әзерләгәннәр. Аның премьерасы кичә Мәскәүнең затлы ресторанында узган.
Эш шунда: Евгений 44 яшьлек хатынының бу идеясен хупламаган. Ул, шоуда катнашудан баш тартып кына калмыйча, өлкән улы Саша белән бу көнне Мәскәүдән ераграк, авылга әтисе янына китеп барган.
"Сиңа ошый икән, бар. Ә мин бу фейкта катнашырга теләмим", — дип белдергән ир. Өстәвенә, шуннан соң хәбәргә чыкмаган, телефонны алмаган.
Рудковская исә журналистларга: "Бу шоу безне талаштырды, ә соңыннан дуслаштырды. Мине Женяның болай кылануы нык аптыратты. Киләчәктә безнең күптәнге хыялыбыз чынга ашачак", - дип сөйләгән.