+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
31 октябрь 2019, 18:01

Тагын бер гаилә газга агуланып һәлак булган...

Бу юлы Кыйгы районында.

Башкортстанның Тикшерү комитеты кичә, 30 октябрьдә, Кыйгы районында газ белән агулану билгеләре булган ир һәм хатынның мәетләре табылуы хакында хәбәр итә.
Һәлак булучылар Тугызлы авылындагы шәхси йортта табылган.
"Тикшерүчеләр вакыйга урынын карап чыкты, һәлак булганнарның үлеменең төгәл сәбәпләрен билгеләү максатыннан суд-медицина экспертизалары билгеләнде", - дип белдерә ведомствоның матбугат хезмәте.
Алдан ачыклануынча, үлемгә китергән сәбәп итеп, агулануны билгеләгәннәр.
Читайте нас