Ул 18 октябрьдә юкка чыккан.
Тайландта бу миллионер ханым хәйрия белән шөгыльләнгән булган. Аның югалуы турында абыйсы хәбәр итә.
Бераздан күршеләре йортыннан яман ис чыгуга зарлана. Шунда суыткычта хатынның бетонга катырылган гәүдәсе табыла.
Бу җинаятьтә аның дустыннан шикләнәләр. Ул гаип булган. Аның белән бергә хатынның банк карталары, автомобиле югалган.
Исәбеннән берничә тапкыр зур суммада акча алганнар.