+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
1 ноябрь 2019, 03:42

Бөек әдип кенә түгел, чын ир-узаман да ул!

Мостай Кәрим әсәрләренең 10 томлыгының исем туенда катнашучылар моны кат-кат сызык өстенә алды

Мостай Кәрим әсәрләренең 10 томлыгының исем туенда катнашучылар моны кат-кат сызык өстенә алды


Халык шагыйренең 100 еллыгы уңаеннан үткәрелүче чараларның шактый күләмлесе, тәэсирлеге, истә калырлыгы булды ул. Аны Башкортстан “Китап” нәшрияты Мостай Кәрим исемендәге фонд белән берлектә оештырды.


Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрының тамаша залы исем туе башланырдан күп алда әдәбият, сәнгать сөючеләр белән шыгрым тулы иде инде. Экранда мәшһүр шәхесебезнең тормыш, хезмәт һәм иҗат сәхи­фәләрен чагылдырган фотоелъязма фонында сәх­нәгә ун егет һәм кыз — яшь артистлар чыкты. Һәр­бер­сенең кулында — берәр том. Алар 2009-19 елларда нәшер ителгән һәр томга кыскача аннотация бирделәр.

Без дә, аларга ияреп, тулы җыентыкны күздән кичерик. I том — утызынчы-алтмышынчы елларда язылган шигырь­ләр һәм поэмалар. II том — шигъри иҗатының җитме­шенче еллардан го­меренең соңгы елларына кадәрге өлеше. Шул исәптән, урысчага тәрҗемә ителгән тезмә әсәрләре. III том — республикабыз, илебез һәм бик күп чит илләр сәхнәләрендә барган һәм баручы драма, трагедия, комедияләре. IV том — дра­маларының соңрак чорда язылганнары, шулай ук, балалар өчен киң билгеле повестьлары, хикәяләре, әкият­ләре. V том — чәчмә әсәрләре. VI том — әңгәмәләр (башкорт һәм урыс телләрендә). VII том — тормыш юлын яктырткан материаллар, 1940-90 еллар чорындагы юл язмалары. VIII том — төрле елларда башкорт һәм татар матбугаты басмаларында дөнья күргән һәм аның шәхси архивында кулъязма көе сакланган чыгышлары, әңгәмә­ләре. IХ том — ХХ гасырның соңгы елларында — ХХI гасыр башларында языл­ган мәка­лә­ләре, урыс телен­дәге чыгышлары (1951-2004), әңгә­мәләре (1967-2005), монологлары. Х том — төрле елларда кәгазь­гә төшергән көндәлек­ләре, хатлары.

Исем туенда катнашучылар, чыгышларга керешкән­че, әтисенең 10 томлыгын нәшер итү эшләренең башында торган язучы һәм тәр­җемәче Илгиз Кәримов­ны (1942-2019) бер минут тын торып искә алдылар.

“Китап” нәшрияты директоры Илһам Җандәүләтов, Тарих, тел һәм әдәбият инсти­тутының өлкән гыйльми хез­мәткәре Миңнегали Нә­зер­гулов бу гаять зур һәм җаваплы эшнең ничек башланып китүе, кемнәрнең аеруча күп тырышлык салуы турында сөйләделәр. Алар­ның әйтүенчә, эш барышында табылган, ачыкланган материаллар бихисап әле һәм алар киләсе елда ук ХI том булып чыгу мөмкинлеге бар икән.

Дәүләт җыелышы-Корылтай комитеты рәисе Раил Әсәдуллин, Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Борис Мелкоедов, Башкорт­стан­ның халык шагыйре Кадим Аралбай, дәүләт һәм мәдәният эшлеклесе Тәлгать Сәгыйтов, тележурналист һәм режиссер Шәүрә Гыйльманова үзләре­нең чыгышларында Мостай Кәрим­нең бөтен тормышы һәм иҗаты республикабызның визит карточкасы, аның рухи дөньясын ерак-якын төбәк­ләрдә, хәтта башка кыйтгаларда танытучы, чын ир-узаманнарына хас сыйфатларга ия шәхес, язмаларын укыган саен яңа дөнья ачыла баруы турында җанлы мисаллар китереп сөйлә­деләр.

Халык шагыйренең кызы, Мостай Кәрим исемендәге фондны оештыручы Әлфия Кәримова әтисенең 10 томлыгын нәшер итүдә зур көч салган кешеләргә фондның Рәхмәт хатларын тапшырды, барлык җыелучыларны халык шагыйренә бәйле материаллар туплауда ярдәм итүләрен сорады.

Чыгышлар спек­такль­ләр­дән өзекләр, шигырьләр, җырлар белән аралаштырып алып барылды.


Фәрит Фаткуллин.
Читайте нас