Нарьян-Мар шәһәрендә балалар бакчасында 6 яшьлек малайны суйган 36 яшьлек Денис Поздеев наркоман, алкоголик һәм милләтче булып чыкты.
Ул элек хөкем ителгән. Наркодиспансерда дәваланган. Аның әнисе дә бер иргә пычак белән ташланган өчен суд алдына баскан.
Кичә аны учреждениегә сакчылар ачып керткән. Аны берәр баланың әтисе дип уйлаганнар. Бу вакытта ата кеше бакчада нишләп йөрергә тиештер?
Җаһил сабыйга пычак кадаган мәлдә тәрбиячеләр икенче бүлмәдә җыелып чәй эчкән булган. Гәрчә балалар йоклаганда алардан күз яздырмаска тиеш булсалар да.
Бу җинаятьтә бер наркоман гына гаепле түгел...