Илдәге милләтара һәм конфессияара татулык чал тарих белән сыналган
4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. 2005 елдан башлап билгеләнүче әлеге дата Русиянең яңа тарихында, бер яклап, Октябрь бәйрәмен алыштырган, икенчедән, халыкны дәүләтнең нигезен тәшкил итүче мөһим гомумкешелек кыйммәтләре астына туплаган иң олы бәйрәмнәрнең берсенә әверелде.
“Бердәмлек“ төшенчәсе туплану, берләшү мәгънәсенә ия. Халкыбызга элек-электән хас сыйфат бу. Халыклар бердәмлеге көне – илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе. Нәкъ менә бердәмлек, татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга, дошманнарга каршы торырга ярдәм иткән, илебезнең тынычлыгына, мөстәкыйльлегенә китергән.
Яшебезгә, шөгыльләребезгә, максатларыбызның нинди булуына карамастан, үткәнебез, бүгенгебез, киләчәгебез – һәркайсы илебезнең, Ватаныбызның язмышы белән тыгыз бәйләнгән. Туган илебезнең азатлыгы һәм бәйсезлеге хакына халыкларның берләшүе, бөек, иҗади максатлар тирәли туплануы җәһәтеннән Русия һәрчак көчле булды. Туган илгә сөю, милли тарихка, әти-картәтиләрнең хәрби каһарманлыгына, хезмәт казанышларына ихтирам кебек мәңгелек кыйммәтләр гасырлардан-гасырларга тапшырылып килә. Мондый күчәкилүчәнлек дәүләтчелегебезнең ныклы таянычын тәшкил итә, ил алдында торган мөһим, әһәмиятле бурычларны үтәүдә уңышка ирешергә булышлык итә.
Дәүләт күләмендәге бу бәйрәм 1612 елгы тарихи вакыйгаларга барып тоташа. Тарихта эз калдырган бу көннәрдә безнең ата-бабаларыбыз – төрле милләт, дин һәм төрле катлам вәкилләре – бер булып, уртак Ватаныбызны чит илбасарлардан азат иткән. Төрле милләт кешеләренең иң югары максатларга ирешү өчен берләшүе, Ватанга карата чиксез мәхәббәте һәм ватанпәрвәрлеге илебезгә сынауларны җиңеп чыгарга ярдәм иткән. Моннан дүрт гасыр элек үз дәүләтчелеген саклап калу өчен барган авыр көрәштә Русия халкы зур җиңүгә ирешә. Башкаланы поляк баскыннарыннан азат итү илнең күтәрелешенә этәргеч бирә.
XVII гасыр башында Русия өчен куркыныч сәяси хәл урнаша. Патша династиясе “өзелгәннән” соң, күп кенә боярлар ил тәхетенә ия булырга омтыла. Халык үзенең бердәмлеген югалта, җирләребез дошманнар өчен җиңел табышка әйләнә. Русия байлыгына өметләрен сузган “күршеләр” бу таркаулыктан файдаланып калырга уйлый.
1611 елның сентябрендә Түбән Новгородтан шәһәр старостасы Кузьма Минин, Русияне азат итү өчен ополчение төзүдә ярдәм күрсәтергә чакырып, халыкка мөрәҗәгать итә. Үзе беренче булып хәрби ихтыяҗлар өчен зур суммада акча бирә. Ополчениенең хәрби җитәкчесе итеп бертавыштан князь Дмитрий Пожарский билгеләнә.
1612 елның гыйнварында ополчение Түбән Новгородтан Мәскәүгә юнәлә. Юлда аларга шактый кеше кушыла. 22 октябрьдә Кремльне штурмлау башлана. Ике көннән соң поляклар бирелә, ополчение тантаналы рәвештә башкалага керә.
Башкала азат ителгәннән соң, Русиядә дәүләт хакимиятен тергезү, яңа патша сайлау мәсьәләсе килеп баса. 1612 елның ноябрендә ополчение җитәкчеләре, алдан ышандырганча, Земство җыенын чакыру турында хәбәр тарата. 1613 елның гыйнварында Мәскәүдә 700 тирәсе кеше катнашлыгында Олы җыен үткәрелә. Яңа патша сайлау мәсьәләсе айдан артык тикшерелә. Нәтиҗәдә, тәхеткә Романовлар династиясенең беренче вәкиле – 16 яшьлек Михаил Романов утыра. Урыс халкын берләштерү илне һәлакәттән, юкка чыгудан саклап кала.
Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарский патша тарафыннан бүләкләнә. Дмитрий Пожарскийга – бояр, Кузьма Мининга дворян чиннары бирелеп, алар зур гына вотчинага ия була.
Тарихтан күренгәнчә, иң кыен вакытларда, шартларда Русиянең төрле милләт, дин вәкилләренең килешүе төрле авырлыклардан чыгарга, алга таба барырга, үсәргә этәргеч биргән.
Әйе, безгә, диннәр, телләр һәм гореф-гадәтләр, милләтләр һәм мәдәниятләр үзара тыгыз бәйләнгән илдә яшәүче русиялеләргә, милли мәсьәлә, һич арттырусыз, мөһим һәм фундаменталь. Русиянең күпмилләтле халкы – ул милләтләрнең гади җыелмасы гына түгел, ә бердәм көч. Илнең корылышы төрле милләтләр, гореф-гадәтләр һәм мәдәниятләр берләшүе нәтиҗәсендә барлыкка килде. Без гасырлар дәвамында бергә. Көч ярдәмендә халыкларны берләштерү мөмкин түгел. Дөньяда башкача мондый ил юк.
Күпмилләтле Башкортстан өчен дә Халыклар бердәмлеге көне төрле милләт һәм дин вәкилләренең берләшү билгесе булып тора. Бу көн безнең өчен аерым бер мәгънәгә ия. Республикабыздагы бердәмлек ул — милләтләрнең килешеп яшәвенең күркәм үрнәге. Һәм милләтләрнең үзара татулыгы туган җиребез ты-
нычлыгын һәм үсешен тәэмин итә.