Шөкер, хәзерге җәмгыятьтә дә Муса, Миңнегали, Мостай традицияләрен дәвам итүче ныклы рухлы егетләребез бар
Якташ шагыйребез Рәдиф Гаташның “Ирләр булыйк!” шигырендә:
Ирләр булыйк!” – дигән юллар бар.
Чыннан да, ирләрнең асылы иңнәрендә ил хәстәрен дә, дөнья мәнфәгатьләрен дә тотып тора. Алар җәмгыятьне “атлы да, тунлы да” итә, Ватан иминлеген, халыклар бердәмлеген, тотрыклылыкны күз карасыдай саклый да белә ирләрнең асыллары. Шөкер, республикабыз тарихында якты эз калдырган Шәехзадә, Зәки, Муса, Миңнегали, Мостайларның варислары бүген дә юк түгел.
Раил Латыйпов – Ярмәкәй районында гына түгел, республикада да билгеле ир-егет. Агросәнәгатьтә 20 елдан артык хезмәт сала. Бәләбәй авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлагач, ул “Мир” колхозында эшли башлый. Бераздан сәүдә белән шөгыльләнеп ала һәм туган авылы Иске Турайда теплицада яшелчә үстерә башлый. Анда мул гына кыяр уңышы алуга ирешә. Соңрак исә хуҗалык итүне киңрәк җәелдерә. Бүген инде ул 1700 гектарда югары табышлы шикәр чөгендере, көнбагыш, җитен, сабан арышы, бодай үстерә.
Хәзерге көндә Раил Латыйпов аягында ныклы басып тора. Соңгы елларда аның хуҗалыгы тракторлар һәм авыл хуҗалыгы машиналары паркын киңәйтүгә иреште. Быел ул “Бюллер” тракторы һәм “Агратор” чәчү комплексы сатып алды. Аңа кадәр техник паркны “АКРОС-550” ашлык, “Agrifac Big Six” чөгендер игү комбайннары,
“Т-150К” тракторы белән баеткан иде.
Раил Рәсим улы якташларының социаль мәсьәләләрен хәл итүгә аерым игътибар бирә. Иске Турай авылында — “Мансаф” мәчетен, район үзәгендәге Җәмигъ мәчетен салуда зур ярдәм күрсәтте.
Хуҗалыкның мәктәп белән бәйләнеше нык, быел аның исәбенә Иске Турай мәктәбе укучылары Казанга экскурсиягә барып кайтты. Чыгарылыш сыйныф укучыларына, уку алдынгыларына махсус стипендияләр булдырылган. Моннан тыш, Раил Латыйпов яшь буында ватанпәрвәрлек тәрбияләүне дә күз уңыннан ычкындырмый. Әлеге максатта ул, үзе кебек чик сагында хезмәт иткән иптәшләре һәм сабакташлары белән берлектә, Иске Турай авыл мәдәният йорты алдына Советлар Союзы һәм Русия Федерациясе герблары беркетелгән чик баганасы күчермәсен урнаштырды.
Ул, шулай ук, легендар авылдашы, Бөек Ватан сугышы елларында хәрби әсирләрне яшерен оешмага туплаучы герой Гариф Шабаевка бюст кую хәстәре белән йөри.
Гариф Хафиз улы 1907 елда Иске Турай авылында туа. 1942 елда чолганыштан чыкканда әсирлеккә төшә. Вустрай лагеренда Муса Җәлил белән очраша һәм аның көрәштәше була. “Идел-Урал” гәзитендә эшләгәндә ул фашистларга каршы листовкалар чыгаруны оештыра. 1943 елда кулга алына һәм үлем җәзасына хөкем ителә.
Быел Гариф Шабаев һәм аның 11 көрәштәшенең Плетцензее төрмәсендә җәзалап үтерелүенә 75 ел тула. Шушы дата уңаеннан, аның авылдашы Раил Рәсим улы туган авылында бюст кую белән шөгыльләнә. Менә шундый батыр да, игелекле дә уллар үстергән Иске Турай җире.