Башкортстанда интернат мөдиренә карата дүрт җинаять эше кузгатылган.
Төбәк Тикшерү комитеты мәгълүматларына караганда, Иске Баеш интернатының 42 яшьлек мөдире 2018 елда сәламәтлеге буенча чикле ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган сабыйлар исәбенә социаль пособиеләр сыйфатында исәпләнгән 33 мең сумнан артык акчаны урлаган. Ул акчаны балаларның шәхси ихтыяҗлары өчен товарлар һәм медикаментлар сатып алу өчен дигән булып, үз кесәсенә салган. Хатын комиссиягә балигъ булмаган балаларның акчалары максатка ярашлы тотылуын раслаучы чеклар биргән, тик алар ялган булып чыккан.