Аларның алтысы дәваханәгә эләккән.
Татарстанга 6-10 яшьлек балалар илнең төрле төбәкләреннән ярышларда катнашу өчен килгән булган. Яшь футболчыларны “Кристалл” кунакханәсенә урнаштырганнар.
Билгеле булуынча, 1 ноябрьдә балалар эчләре авыртуга, косуга зарланган һәм кунакханәгә ике ашыгыч ярдәм бригадасын чакырганнар. Табиблар караганнан соң, 6 баланы дәваханәгә озатканнар.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, барлык балалар да кунакханәнең ресторанында тукланган. Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылган.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы шәһәрнең йогышлы авырулар дәваханәсенә агулану билгеләре белән 6 бала китерелүен раслый. Табиблар аларның хәлен уртача дип бәяли.