—Дәваханәгә мөрәҗәгать иткән алты балада норовирус ачыкланган. Табиблар ярышларда катнашучыларны күзәтүне дәвам итә, – ди ведомствоның матбугат секретаре Миләүшә Җамалиева.
Яшь спортчылар дәваханәгә озатылганнан соң, “Роспотребнадзор” идарәсе “Кристалл” кунакханәсе ресторанын вакытлыча япкан. Кунакханәдә дезинфекция үткәрелгән. Анда лаборатор тикшерүләр дәвам итә.
Алдан хәбәр ителгәнчә, Казанга килгән яшь спортчылар ресторанда тукланганнан соң, эч авыртуга, косуга зарлана. Аларның алтысын дәваханәгә озаталар.
Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылган.