Октябрьнең соңгы көнендә Көнбатыш Европа, Америка халкына ияреп, Русиядә дә кайберәүләр "Хэллоуин" дигән исеме дә, җисеме дә ят бәйрәмне билгеләде.
Владивостокта пенсионер хатын шушы көнне кулсыз кала язган. Бу хакта Русия Эчке эшләр министрлыгының Приморье крае буенча идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Торак-коммуналь хуҗалыкларның берсендә җыештыручы булып эшләүче 61 яшьлек хатын бу көнне территорияне җыештырган. Күпмедер вакыт ул җирдә " Хэллоуин белән!" дип язылган пакет таба. Аны кулына алуга пакет хатынның кулында шартлый. Кызганычка каршы, төргәк эчендә бүләк түгел, ә петарда була.
Шушы хәл аркасында пенсионер ханым дәваханәгә эләккән. Ведомство аның хәле турында аныклык кертмәгән.