+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
3 ноябрь 2019, 13:05

Шәхси детектив ике баласын алып качкан ир турында нәрсә ачыклаган?

Уфада эзсез югалган Артем Мазовны һәм аның ике улын эзләү дәвам итә.

Уфада эзсез югалган Артем Мазовны һәм аның ике улын эзләү дәвам итә.

Детектив агентлыгы җитәкчесе Александр Шатунов “Вести-Башкортостан" каналына Мазовның һәм аның балаларының югалу версиясен сөйләгән.“Иң гади версия — бу кеше балаларны алып, еракта яшәүче туганнарына яки дусларына киткән. Ул шулай хатынына үч итәргә уйлаган. Минемчә, бер атна эчендә алар табылыр яки үзләре кайтыр”, — ди шәхси детектив.
Билгеле булуынча, кичә водолазлар Караидел елгасы төбеннән Мазовлар гаиләсен эзләде, бүген алар эшне дәвам итә. Шулай ук коткаручылар, волонтерлар һәм полицейскийлар янә аларны эзләргә чыкты.
37 яшьлек Артем Мазовның һәм аның ике улы — биш яшьлек Вячеслав һәм сигез яшьлек Ильяның югалуы турында полициягә 26 октябрьдә хәбәр ителгән.
Малайларның әнисе Эльмира ире белән ачуланышуы турында әйтә. Ир балаларны алып, каядыр китеп югала.
Артем Мазов югалган көнне кибеттә бау сатып алган — бу урам видеокүзәтү камерасында теркәлгән.
Читайте нас