Русиянең Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко республика халкын Халыклар бердәмлеге көне белән котлады.
"Хөрмәтле Радий Фәрит улы!
Сезне Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйм!
Русия тарихы гражданнарның илнең тышкы янаулардан бәйсезлеген яклау хакына берләшүнең күп кенә мисалларын саклый. Ватанга тугрылык һәм аның турында кайгырту безнең күпмилләтле халкыбызны берләштерде. Русия халкы өчен рухи уртаклык хисе, ата-бабаларыбызның сугышчан җиңүләренә һәм хезмәт казанышларына хөрмәт хисләре бәяләп бетергесез мирас булып тора. Бүген ватанпәрвәрлек һәм Ватан язмышы өчен җаваплылык һәркайсыбызның заман таләпләрен үтәргә, илнең мәдәни үзенчәлеген сакларга, алга таба демократик үсеш юлында бергә хәрәкәт итәргә ярдәм итә.
Сезгә барлык башлангычларыгызда да уңышлар, тынычлык һәм иминлек телим!", - диелә котлауда.