+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
4 ноябрь 2019, 10:00

Югалган ир хатынына шалтыраткан

Ул тугыз көн элек ике улы белән юкка чыккан иде.

Ул тугыз көн элек ике улы белән юкка чыккан иде.

Ике кечкенә улы белән өйдән чыгып киткәннән соң, Артем Мазов хатынына шалтыраткан булган, дип хәбәр итә “РИА Новости” Башкортстанның хокук саклау органнарындагы чыганакка сылтама белән. 26 октябрьдән бирле дистәләгән полиция хезмәткәре, коткаручылар, тикшерүче-криминалистлар һәм волонтерлар 37 яшьлек уфалы Артем Мазовны һәм балаларны эзли.
“Безгә Мазовның хатыны иренең шалтыратуы турында хәбәр иткән иде, алар арасында аерылышу турында сөйләшү булган, ир никахны бозмаска үтенгән", — дип яза “РИА Новости”.
Тик шулай да бүгенге көнгә кадәр Артем Мазовның ике баласы белән кая булуы билгесез булып кала, аларны эзләү дәвам итә.
Читайте нас