Аңарда күкрәк яман шеше табалар. Ике елда ул 15 курс химиотерапия үтә һәм бераз хәле яхшырган кебек була. Ләкин чир әйләнеп кайта һәм аңа Израильгә дәвалану курсы үтәргә кирәклеге ачыклана. Таләп ителгән сумманы туплау өчен гаилә автомобилен сата. Ләкин ул гына җитми. Республика халкы да кушыла һәм тиешле сумма җыела. Шушы көннәрдә Луиза Израильгә китте. Паспорт контролендә аны ике сәгать тотканнар.
“Русиядә нәрсә белән шөгыльләнүебез, ничә балабыз булуы белән кызыксындылар. Мин үземне допростагыдай хис иттем. Клиниканың чакыру кәгазе, Русиягә кайту билетлары булу ярдәм итте. Югыйсә, без бу илгә керә алмас идек”, - дип язган Луиза социаль челтәрдәге битендә.