Әтисе белән әнисе үлгән.
Киров өлкәсендә 2 ноябрьдә иртәнге тугыз тирәсендә юл һәлакәте була. "Ниссан" машинасын йөртүче 36 яшьлек ир-ат каршы як полосага чыга һәм "КамАЗ" машинасына бәрелә. "Ниссан" водителе, аның 28 яшьлек хатыны шул урында ук һәлак була. Ә 6 яшьлек малай исән кала, аны дәваханәгә озаталар.
Бәрелешү шулкадәр көчле була ки, "Ниссан" машинасының алды изелеп бетә. Әтисе белән әнисе һәлак булган баланы ашыгыч ярдәм белән дәваханәгә алып китәләр. Ике сәгатьтән соң, авария урыныннан 100 километр еракка киткәч, ашыгыч ярдәм машинасы да авариягә очрый. Киров шәһәренә кереп барышлый, юл һәлакәте була.
"Ашыгыч ярдәм машинасы йөртүчесе тавыш һәм утлы сигналларын яндырып бара, ул светофорның кызыл төсе янганда урам чатына керә. Шунда аңа "Форд Фьюжен" машинасы бәрелә. Авариядә беркем дә имгәнми", - дип сөйләгән ЮХХДИ инспекторлары.
Иномарка йөртүче ни сәбәпле ашыгыч ярдәм машинасына юл бирмәгәнен полиция ачыклаячак.