Әмма аны кайтарып бирергә ашыкмый.
Татарстанда 81 яшьлек Люция Бусыгина кассир хаталары аркасында, ялгыш 500 мең сум акча алган, тик аларны кире кайтара алмый, чөнки акчаны чирәкүгә илтеп бирдем, дип исбатларга тырыша.
Өлкән яшьтәге ханым улыннан мирас итеп 100 мең сум акча алу өчен банкка килгән, тик кәгазьдә саннар буталган һәм аңа 600 мең сум акча бирелгән.
Банктан акчаны кире кайтару үтенече белән шалтыраткач, әбекәй: "Акча — чиркәүдә, Ходай аларны кире кайтармаячак", - дип җавап биргән.
Чиркәүнең үзендә акча алуны кире какканнар, тик полиция барыбер пенсионер ханымның ягына баскан, ә хатасы өчен банк хезмәткәре түләячәк.
Шаярткан булсаң, наянлыгың өчен хисап тотарга вакыт та күп калмаган бит, әбекәй...