Свердловск өлкәсендәге авариядә Себердән Башкортстанга кайтып барган өч вахтачы һәлак булган иде.
Шуларның берсенең 22 яшьлек тол хатыны Энҗе һәм бер яшьлек баласы калган. Ул Мәчетле районында яши. Энҗенең матди хәле дә бик авырайган: ул Бөредә вузда укый, кулында баласы. Һәлак булган ир — сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан, ләкин Энҗе пособиене алалмый икән. Сүз 1500 сум акча турында бара.
Урындагы җитәкчелектән ярдәм көтеп алалмагач, ул республика Башлыгына мөрәҗәгать иткән.