51 яшьлек хатынның үтереп тәмәке тартасы килгән. Һәм ул тулай торактагы күршесенә аны сорарга кергән.
Ләкин ир бик ашыгуын әйтеп, өеннән чыгып киткән. Бу вакытта аның бүлмәсендә 27 яшьлек иптәше калган. Хатын аның белән әңгәмә корган. Һәм берзаман теге бәндә аны караватка еккан...
Кыскасы, ул хатынны тукмаган, үтерү белән янаган һәм көчләгән. Ханым көчкә ычкынып, ярдәмгә чакырган.
Аның кабыргалары сынып, үпкәсенә кергән. Ул әле авыр хәлдә Саратов шәһәре дәваханәсендә, ир төрмәдә.