Ике баласы белән югалган ата табылса, аңа нинди җәза яный?
Тикшерү комитеты ата үзе кайткан очракта берни булмаячак, дип белдерә.
Ул 26 октябрьдә ике улын алып юкка чыккан иде. Бераздан автомобиле Уфаның бер шифаханәсе янында табылды.
Республиканың Тикшерү комитетында ир үзе кайткан очракта җинаять җаваплылыгыннан котыла алуы турында белдерәләр. Ул әле вакыйганың шушы рәвешле борылуын белеп — аларны волонтерлар, коткаручылар һәм полиция эзли — кайтырга куркып торырга мөмкин.
Кичә эзләүгә авиация да кушылды.