Бу бәхетле кеше - безнең якташыбыз.
Уфа кешесе 40 сумга лотерея билеты сатып алган һәм миллион ярымга якын акча откан. Бу хакта «Столото» матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тираж икенче ноябрьдә уйнатылган. Әлегә җиңүче акчасы артыннан килмәгән.
Әйтергә кирәк, республика халкына быел лотереяләрдә уңыш еш кына елмая. Гомумән, ел башыннан Башкортстанда 26 кеше лотореядә миллион сумнан артык акча откан. Узган елда республиканың 44 кешесе 1 миллион сумнан артык акча откан иде.