Алтынның бәясе 5 миллион сумнан артык.
Русия кешесе 2 килограмм алтынны табан астына эләктереп куйган булган. Таможня инспекторы сүзләренә караганда, ул кызның үз-үзен тотышына игътибар иткән. Пассажир кыз нык дулкынланган һәм аның атлап йөреше шик тудырган.
Арытаба ачыклануынча, ул табанына ике килограмм алтын эләктереп куйган булган.
Кытайда кызны сатып алучы көткән булган. Алтын өчен ул, 5 миллион сумнан артык акча бирәм, дип вәгъдә иткән. Хатынга карата җинаять эше кузгатылган.