Әйе-әйе, кайбер илләрдә шулай да хөкем итәләр.
Бангладешта Нусрат исемле кыз мәктәп директоры бәйләнүенә зарлана. Директорны кулга алалар.
Аннары аның яклылар кыздан гаризасын алуны таләп итә, ә ул баш тарткач, бер йорт түбәсенә чакырып китереп, кызга ут төртәләр. Аны, үз-үзен яндырган, дип күрсәтәселәре килә, ләкин Нусрат үлгәнче видеога барысын да сөйләп өлгерә.
Кызның үлемендә 16 кешене гаеплиләр, шул исәптән директор белән берничә укытучыны да. Бу эш илдә киң яңгыраш ала. Премьер-министр җинаятьтә гаеплеләрнең берсе дә җәзасыз калмаячагын белдерә.
Суд эшне тиз тоткан. Гаеплеләрнең барысы да үлем җәзасына хөкем ителгән.