Хәрби частьта хезмәттәшләрен атып үтергән Рамил Шәмсетдиновның сүзләре буенча, ул ике гаепсез кешегә тидерүенә генә үкенә, калганнарына үкенми.
Ул хезмәт итә башлау белән телефонын урлаганнар. Туганнарына кешенекеннән шалтыратырга мәҗбүр булган. Ләкин бу хакта беркемгә дә зарланмаган. Бу көлке, дип белдерә ул, барыбер ярдәм итмәячәкләр. "Шул ук "дед"лар мине кимсетәләр иде бит. Качарга уйлаган идем, бөтен җир ябык", дигән ул.
Атыш булган көнне солдатка аны көчләячәкләрен белдерәләр.
“Лейнетант миңа, бу эш каравылдан соң булачак, диде. Миңа кадәр бөтен яшь солдатларны шулай иттеләр. Мин бит беләм. Ә бу кичтә миңа чират җитте. Мин нишләргә тиеш идем?..”, — дигән Шәмсетдинов.
Тагын шунысы: кулга алганда аны нык тукмаганнар. "Мин үләм дип уйлаган идем", - дигән ул.
Рамил Читага килгән әтисе белән очрашкан. Соңгысы аның тыныч булуын, туганнары турында сорашуын әйткән.