Суд приставлары гаиләне фатирларыннан чыгарырга теләгән булган.
Русиянең бер шәһәрендә яшәүче гаилә 25 миллион сумга бурычка кергән булган. Әмма ир белән хатын аны түли алмаган. Гаиләгә суд приставлары берничә тапкыр торакларыннан чыгарачакларын әйтсә дә, хәл үзгәрмәгән.
Суд приставлары, янә килеп, аларны фатирларыннан чыгарачакларын әйткәч, гаилә башлыгы үзенә һәм суд приставларының берсенә бензин сибә. Үз-үзенә кул салырга теләгән ир аны башкача бернәрсә дә куркытмавын белдергән.
Гаилә белдерүенчә, аларны мошенниклар алдаган булган. Бүген исә аларның бурычларын кайтарырга мөмкинлекләре юк.