Кызга 200 операция үткәрергә туры килгән.
“Гүзәллек бәйгесе” илдә иң зур конкурсларның берсе булып санала. Хәзер мондый бәйгеләргә караш үзгәрде. Ә кайчандыр анда, чыннан да, иң чибәр, сөйкемле кызлар гына җиңә алган.
Фотосурәттәге бу кыз “Мисс Сочи-1998” конкурсында җиңгән иде. Ул вакытта кыз үзен бәхет кошын тоткандай хис итте. Аңа модель булып эшләргә бик күп тәкъдимнәр ясалды, ул бик популяр булып китте. Элеонора күпбалалы гаиләдә туып-үскән. Һәм, үз яшендәге бик күп кызлар кебек үк, бу вакытта подиум турында хыялланган. Әлбәттә, бу чибәр кызга күз атып йөрүчеләр дә күп булган. Ә бәйгедә җиңгәннән соң, аларның саны тагын да арткан.
Бер көнне урамда ахирәте белән йөргәндә алар янына таныш булмаган ике ир килә. Шуларның берсе Элеонораны кулыннан эләктереп ала. Шулвакыт кызның битен нәрсәдер өтеп ала. Кызның битенә кислота сипкән булалар.
Тикшерүләр вакытында барысы да ачыклана. Кыз бер ир белән очрашудан баш тарткан булган. Әлеге эш тә шушы ирнең заказы буенча башкарылган.
Кызга 200 операция үткәрергә туры килгән. Аннары бик озак реабилитация курслары үткән. Төннәр буе куркудан йоклый алмаган, яшәүнең мәгънәсен югалткан вакытлары артта калган инде.
Элеонора кияүгә чыккан һәм бүген үзен бик бәхетле дип саный.