+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
6 ноябрь 2019, 10:15

Инвалид гаепсезгә утырып чыккан

Күрше республикада бу көнне Башкортстан кешеләре җинаять кылган булган.

Күрше республикада бу көнне Башкортстан кешеләре җинаять кылган булган.

Бу төнне Татарстанның Яңа Чүти авылында ир белән хатын үтерелә. Шик олигофрен авырулы күршеләренә төшә. Ул гаебен таный, берничә мең сум бурыч өчен үтердем, ди.
Ләкин шул вакытта ук психиатрлар ирнең төрле басымга җиңел бирелүен һәм агрессив була алмавын белдерә. Аларны тыңлаучы булмый, егетне ябып куялар.

Ул бер ел утырганнан соң яңа фактлар ачыклана. Башкортстанда үлгән парның автомобилен сатып алган кеше икетуган егетләргә күрсәтә. Ачыклауынча, алар бу көнне шушы парның участогында эшли, аннары бергә мәҗлес кора һәм талаша башлый. Төнлә белән егетләрнең берсе ир белән хатынны пычак белән суеп чыга. Икенчесе каравылда тора. Аннары машиналарын сатарга алып китәләр.

Егетләрнең берсенә — 20,5, икенчесенә шартлы рәвештә ике ел биргәннәр.

Гаепсез егет, ниһаять, иреккә чыгарылган. Хәзер аның туганнары 5 миллион сум компенсация таләп итә.
Читайте нас