Аның озынлыгы 15 сантиметрга җиткән.
Бу коточкыч хәл Кытайда булган. Беренче тапкыр ир, башы авыртуга зарланып, табибларга 2007 елда мөрәҗәгать иткән, әмма алар берни тапмаган.
Арытаба ул башка табибларга барган, әмма алар да бернинди авыру ачыклый алмаган. Узган елда бер табиб аның башында яман шеш булуын әйткән. Әмма ул диагнозны дөрес куймаган.
Күптән түгел табиблар ирнең башында корт булуын ачыклаган. Гадәттә, мондый корт эт һәм песиләрдә генә була. Әлеге вакытта иргә операция ясаганнар һәм ул үзен яхшы хис итә.