+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
6 ноябрь 2019, 13:50

Колониядән куркыныч җинаятьче качкан

Бүген колониядән көчләү, башка юньсез гамәлләр һәм урлашкан өчен хөкем ителгән җинаятьче качкан.

Бүген колониядән көчләү, башка юньсез гамәлләр һәм урлашкан өчен хөкем ителгән җинаятьче качкан.

Ул Мәләвездәге колония-поселениедә тотылган булган.
Бу ир алты ел да алты айга хөкем ителгән, рәшәткә артында дүрт елын утырып өлгергән.

Моңа кадәр ул угрылык, наркотик саклаган һәм талаган өчен утырган булган.

Әле аны эзлиләр. Колония-поселениедә утыручылар даими контрольдә тотылмый, рөхсәт белән колониядән чыгып та йөри ала. Шунысы аңлашылмый: бу кадәр авыр җинаятьләр кылучы рецидивистка ни өчен мондый җиңел җәза бирелгәндер...

Сентябрьдә Уфа колониясеннән дә бер тоткын качкан иде. Аны берничә көннән соң тоттылар.
Читайте нас