Стәрлетамак шәһәрендә кичә төнлә бер хатынның "Лада Гранта" автомобиленең барлык ишекләрен дә монтаж күбеге белән "катырып" киткәннәр. Машина Дуслык урамындагы 43нче йорт янында тукталган була.
Социаль челтәрләрдә язуларынча, шул рәвешле шофердан кем дә булса үч алган. Интернет кулланучылар, шулай ук, автомобильнең тәгәрмәчләренә зыян салынуны да шунда ук күреп алган.
Эчке эшләр министрлыгының Башкортстан буенча идарәсенә сылтама белән "Башинформ" агентлыгына хәбәр итүенчә, машина хуҗасы полициягә хәбәр иткән.
"Бу гамәлне кылган кеше билгеле. Ул автомобиль хуҗасының танышы булып чыга. Процессуаль карар кабул ителәчәк", — дип аңлатма биргән ведомство вәкилләре.
Танышы ни сәбәпле болай кыланган, монысы билгесез.
Фото: социаль челтәрләрдән.