Әлеге мөмкинлек пенсия яшенә ике ел кала барлыкка килә. “Кешенең эш таба алмавын мәшгульлек үзәге раслый”, – дип аңлаттылар Пенсия фондында.
2019 һәм 2020 елларда пенсиягә чыгу яше хатын-кызлар өчен - 55,5, ир-атлар өчен 60,5 яшь. Ә кайбер категория гражданнар, мәсәлән, авыр һәм зарарлы җитештерүдә эшләүчеләр өчен ул түбәнрәк.
Агымдагы елның 1 июленә булган мәгълүматларга караганда, Русиядә 23,5 мең кеше эшкә урнаша алмау аркасында иртәрәк пенсиягә чыккан.
Киләсе елда мондый гражданнарга пенсия түләү өчен 4,4 млрд, 2021 елда – 5,6 млрд, 2022 елда – 6,4 млрд сум акча тотыну планлаштырыла.