Стәрлетамактан Софья Гыйззәтуллина Израильгә үзе генә китмәячәк.
Аның белән бергә бу илгә аерым дәвалау таләп ителүче бер малай да барачак.
Бер яшьлек Махамажон Чариевта Пьер Робен синдромы. Бу чир балаларның йөзен үзгәртә һәм килбәтсез ясый. Ул бик сирәк очрый — 30 мең балага бер очрак. Аны дәвалауга акчаны “Русфонд” җыйган.
Элегрәк авыруы аркасында Соняның Израильгә сәфәре тукталып калган иде. Хәзер инде алар икәү барачак.
“Радуга добра” фонды активистлары Израильдә дәвалауны оештырган өчен республика Башлыгы Радий Хәбировка һәм аның җәмәгатенә рәхмәт белдерә.