Яман шешкә тарыган Айгөл Фазыйлова ялгызы улын үстерә.
Ул федераль каналга барып, үзе үлгәннән соң аны тәрбиягә алучыны эзләве турында да белдергән иде.
Күкрәгендә дүртенче дәрәҗә яман шеш булган Айгөл "Вконтакте"да үзен көннән-көн начаррак хис итүе турында яза.
Хатын сүзләренчә, аны көзән җыерулар, эпилепсия өянәкләре җәфалый, кайчагында ул аңын югалта.
"Бүгенге көндә хәлем бик үк тотрыклы түгел, — дип яза Айгөл. — Дөресен генә әйткәндә, хәтта урын-җирдән дә тора алмыйм..."
Әле ул хосписта ята.