+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
7 ноябрь 2019, 07:50

Франциядә русиялеләр утырган автобус ауган

Дүрт кеше җитди җәрәхәтләр белән дәваханәгә китерелгән.

Дүрт кеше җитди җәрәхәтләр белән дәваханәгә китерелгән.

Франциядә Русия гражданнары утырган автобус әйләнгән. Бу хакта урындагы киңкүләм мәгълүмат чаралары хәбәр итә.
Автобус Париждан Лондонга юл тоткан. Салонда 32 пассажир булган.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә дүрт кеше җитди җәрәхәтләр белән дәваханәгә китерелгән, 29 кеше җиңелчә җәрәхәтләр алган. Русиялеләрдән тыш, автобуста Франция, Испания һәм Ирландия гражданнары булган.
Читайте нас