+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
7 ноябрь 2019, 16:00

Гузееваның кызында шеш тапканнар

“Давай поженимся” тапшыруын алып баручының фанатлары бик нык борчыла.

“Давай поженимся” тапшыруын алып баручының фанатлары бик нык борчыла.

Лариса Гузееваның бердәнбер кызы Ольгада шеш табулары билгеле булды. Лариса Гузеева үзе дә кызында шеш булуын раслый, әмма борчылган җанатарларын тынычландыра.
“Борчылмагыз, бу яман шеш түгел. Кызларда мондый хәлләр була”, - ди "Давай поженимся" тапшыруын алып баручы Лариса Гузеева. Кыз үзе журналистлар белән бәйләнешкә керми.
Авыруы турында Ольга элегрәк социаль челтәрләрдә үзе хәбәр иткән. Ул табиб кабинетында төшкән фотосын куйган. "Шеш чатка әйләнеп кайтты", — дип язган.
Кыз икенчегә операция ясау ихтималлыгын да әйткән.
Фото: социаль челтәрләрдән.
Читайте нас