+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
7 ноябрь 2019, 08:50

Хәрби частьта мыскыл иткәннәр...

Солдат бу хәлгә түзәлмичә чыгып киткән.

Чиләбе өлкәсенең хокук саклау органнары хезмәткәрләре контракт буенча хезмәт итүче 20 яшьлек Николай Фендриковны эзли. Ул бер ай элек хәрби частьтән чыгып киткән һәм әйләнеп кайтмаган. Солдатның югалуы турында күптән түгел генә билгеле булган. Аның хезмәттәшләре белән мөнәсәбәтләре яхшы булган, дип яза 74.ru порталы.
Фендриков элемтәгә 10 октябрьдән бирле чыкмый. Ул ял көне була, ә югалырына өч көн кала туганнарына шалтырата, яхшы кәеф белән сөйләшә.
Хәрби частька улын эзләп килгән Лилиана Фендрикова белдерүенчә, биредә сержантларның берсе һәм контракт буенча хезмәт итүче Николайны даими җәберләгәннәр. Хатын боларны солдатлардан сорашып белгән. Аңардан акча таптырганнар. Егет өйдән җибәрелгән акчаны банкоматтан алып, аларга бирә барган. Шул ук вакытта Николай үзе әти-әнисе белән сөйләшкәндә проблемалар турында беркайчан да әйтмәгән.
Югалган көнне Фендриков частьтан тагын бер хезмәттәше Александр белән бергә чыгып китә. Ләкин соңгысы частька кире әйләнеп кайта. Николайның әнисе сүзләренә караганда, хәрби часть командованиесе солдатны "бөтен барлар, фәхишәләр буйлап йөреп чыкты", дип раслый.
Үзәк хәрби округның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, солдатны эзләүдә хәрби полиция, Эчке эшләр министрлыгы, шулай ук, туганнары һәм танышлары бергә хезмәттәшлек итә. "Тикшерү барышында контракт буенча хәрби хезмәт итүченең хәрбигә карата көч куллану очраклары ачыкланмады", — дип билгеләнгән.
Фото: ачык чыганаклардан.
Читайте нас