+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
7 ноябрь 2019, 08:00

Ике ел этләр белән яшәгән

Хайваннар арасында яшәгән балалар турында әле тегеннән, әле моннан ишетеп торабыз. Әмма бу чынбарлыкка туры килми кебек. Кызганычка каршы, мондый хәлләр элек, чыннан да, еш кабатланган.

Хайваннар арасында яшәгән балалар турында әле тегеннән, әле моннан ишетеп торабыз. Әмма бу чынбарлыкка туры килми кебек. Кызганычка каршы, мондый хәлләр элек чыннан да еш кабатланган.
90нчы елларда Ваня Мишуковның әтисе үлә, ә әнисе, башка иргә кияүгә чыгып, малайны язмыш сынавына ташлый. Документлар буенча, бала туганнарында тәрбияләнергә тиеш була. Әмма малайны биредә кочак җәеп каршыламыйлар. Апасының ире эчкече була һәм ул аны еш кына өйдән куып чыгара. Шулай итеп 4 яшьлек малай йортта үзенә куыш эшли. Ә бераздан урындагы этләр белән таныша.
Этләр малайны үзләренә тиз арада кабул итә, хәтта үзләренең башлыклары итеп тә куя. Шушы хайваннар ярдәмендә генә малай кышларын туңмый кала.
Шунысы гаҗәп, ике ел дәвам иткән бу күренешкә күрше-тирә дә, урамдагылар да игътибар итми. Хәер, 90нчы елларда халыкта башкалар кайгысы да булмый шул.
Шулай да берзаман малайны милиция хезмәткәрләре күреп кала. Этләр малайга якын китерми. Ничек тә хокук сакчылары малайны машиналарына утырта, әмма анда да аларга бик озак шәһәр буйлап этләрдән качып йөрергә туры килә. Алар этләр малай янына тагын килер, дип уйлый.
Малай балалар йортына тапшырыла. Анда ул озак ияләшә алмый. Шулай да мәктәпне тәмамлай, һөнәр ала. Бүген аңа 27 яшь. Ул заводта эшли һәм гадәти тормыш белән яши. Этләр белән яшәгәнен искә алырга яратмый.
Читайте нас