Якындагы ун елда Русиядә биоинженерларга ихтыяҗ артырга мөмкин. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.Тере организмның үзенчәлекләрен өйрәнү һәм үзгәртү (бу медицинаны үстерү өчен бик тә мөһим) белән шөгыльләнүче белгечләрне биоинженер дип атыйлар. Әйтик, биофармакологлар яңа биопрепаратлар ясый, биоинформатиклар исә компьютер программалары ярдәмендә биология һәм фармакологиядәге мәгълүматларны өйрәнә.
Алардан тыш, рейтингка «акыллы» мохит проектчылары – мөстәкыйль эш итәргә һәм үз эшеңне оптимальләштерергә сәләтле технологияләр булдыручы IT-белгечләр дә кергән.
Киләчәк профессияләренә, шулай ук, робот техникасы, киберкуркынычсызлык, нейропсихология, альтернатив энергетика буенча белгечләр, программистлар, инженерлар, дизайнерлар һәм виртуаль чынбарлык архитекторларын керткәннәр.