+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
7 ноябрь 2019, 10:20

Ни җитми сезгә, хокук сакчылары?

Илеш районында тикшерү изоляторы хезмәткәре үз-үзенә кул салган.

Илеш районында тикшерү изоляторы хезмәткәре үз-үзенә кул салган.

24 яшьлек егет Дүртөйледә урнашкан учреждениедә кече инспектор дәрәҗәсендә дүрт ай гына эшләп калган.
Ул Югары Яркәйдәге гаражында гомерен өзгән. Тикшерү комитеты әле шушы эшне ачыклау белән мәшгуль.

Былтыр республикада берничә полиция хезмәткәре үз теләге белән дөньядан китте.

Ел ахырында берсе эш урынында үз-үзенә кул салды.

Февральдә Благовещенда үз-үзен үтергән полицейский бу гамәлендә җитәкчелеген гаепләп язма калдырды.
Майда Караиделдә һәм Стәрлетамакта хокук сакчылары суицид эшләде. Шулай ук, былтыр Уфада, Кыйгыда, Учалыда да шундый очраклар теркәлде.
Читайте нас