+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
7 ноябрь 2019, 09:10

Сабыйларга тугач та пневмония диагнозы куелган

Уфа шәһәренең 3нче бала тудыру йортында яңа туган җиде сабыйга "пневмония" дигән диагноз куелган.

Уфа шәһәренең 3нче бала тудыру йортында яңа туган җиде сабыйга "пневмония" дигән диагноз куелган.
Бәбиләрнең барысы да 30 һәм 31 октябрь көннәрендә дөньяга килгән. Аларның әниләренең шикләренә табиблар: "Безнең монда бернинди дә гаебебез юк", - дип җавап биргән. Һәр җиде сабыйның авырып китүенә аерым сәбәп табылган. Бер әнигә йөклелекнең соңгы атналарында салкын тидереп авыруы сабыенда пневмония китереп чыгарган диелсә, икенчесенә тешендәге кариес бала организмына шулай зыян салган дип аңлатылган. Тик әниләр табибларга ышанмый. Пневмонияне сабыйларыбыз балалар тудыру йортында эләктерде, дип баралар. Әлеге вакытта күңелсез хәлгә тарыган әниләр балалары белән төрле дәваханәләргә урнаштырылган, сабыйларга антибиотиклар кадала. Ханымнарның берсе телефонына: "Күп сөйләнеп йөрмәгез!" - дип, билгесез берәүнең янау белән шалтыратуы хакында хәбәр иткән.
Читайте нас