Венер Солтангуловның хокук сакчысы сыйфатында кылган батырлыклары да китап язарлык
Русия Эчке Эшләр министрлыгының Дүртөйле районы буенча бүлеге хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмен яхшы күрсәткечләр белән каршы ала. Бүлек штабы мәгълүматлары буенча, ел башыннан районда 368 җинаять ачылган, бу, узган елдагыга караганда, күпкә артыграк.
Венер Солтангулов – бүлекнең мактаулы хезмәткәрләренең берсе. Ул участок инспекторы вазыйфасын башкара. Венер Минияр улының җаваплылыгында районда иң зур Семилетка авылы.
— Семилеткада дүрт меңнән күбрәк кеше яши, биредә автовокзал, мәктәп, мәдәният йорты, зур сәүдә нокталары бар. Читтән күчеп килүчеләр күп: авылда торак кыйммәт түгел, тик эшсезлек бәласе Семилеткада иң кискен проблемаларның берсе булып кала. Ә эшсезлек — эчкечелек, урлашулар артуның төп сәбәпчесе, — ди Венер Солтангулов. — Участковый эшен 2016 елдан башкарам, шуңа авыл халкын яхшы беләм, яше-карты, нигездә, эшемә ихтирам белән карый, кулларыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша, шул сәбәпле дә җинаятьләрнең күбесе “кайнар эзләр” буенча ачыклана.
Венер Минияр улы, Дүртөйле районының Әсән авылы урта мәктәбен тәмамлагач, Уфа икътисад һәм хокук техникумында белем ала. Аннан соң армия хезмәтенә чакырыла. Егет Чечня сугышына эләгә. Кыю, физик яктан яхшы әзерлекле солдат “кайнар нокта”да югалып калмый: аны Эчке эшләр гаскәрләренең махсус тәгаенләнештәге һөҗүм төркеме командиры итеп билгелиләр. Чечнядан ул сержант погоннары һәм күрсәткән батырлыклары өчен медальләр белән кайта.
Утны-суны кичкән солдатны полиция сафына кушкуллап алалар. Бу 2003 ел була. Хәрби һәм хезмәт әзерлеге буенча инспектор вазыйфасында эш башлый ул. Берничә елдан патруль-пост хезмәте взводы командиры урынбасары, аннары әлеге взвод командиры итеп тәгаенләнә. Ә менә 3 ел элек аңа участок инспекторы эшен ышанып тапшыралар.
— Полициядәге иң күпкырлы эш нәкъ менә участковыйда, — ди Венер. — Без — полициянең халыкка иң якын торучы хезмәте дә. Участковыйның кесә телефоны беркайчан да сүнеп торырга тиеш түгел, чөнки бәлагә таручылар безгә төн уртасында да шалтырата. Кемнедер кыйнаганнар, икенче берәүне талаганнар, өченчесенең гөмбәгә урманга киткән туганнары кайтып җитмәгән... Ярдәм таләп ителгән кешеләрнең һәркайсысы тиз арада килеп җитүемә өметләнә, шуңа участковый үзенә багланган ышанычны акларга тиеш.
Венер Минияр улы халык, авыл Советы биләмәсе вәкилләре белән тыгыз бәйләнештә эшли, мәктәп укучылары белән “Закон һәм тәртип” темасына даими очрашулар үткәрә.
— Үземнең җаваплылыктагы авылда һәркемне танып беләм, — ди ул. — Теге яки бу җинаять турында мәгълүмат җыйганда бу бик мөһим.
Дүртөйле районында участок полицейскийлары 19 кеше булса, алар арасында иң яхшы эш күрсәткечләре Солтангуловта. Быел, мисал өчен, ул үз территориясендә барлык урлашу очракларын да ачыклаган, җинаятьчеләрне кулга алган. Шулай ук үтерү белән янау, чит мөлкәткә зыян салу очракларының барысы да закон буенча тикшерелеп, гаеплеләр суд алдына баскан. Венер Минияр улы, моннан тыш, 200дән күбрәк административ хокук бозуларны ачыклаган.
— Һөнәремне яратам, — ди әңгәмәдәшем. — Белемемне камилләштерү максатында читтән торып Башкорт дәүләт университетының хокук факультетын тәмамладым. Участковый закон мәддәләрен генә түгел, психология фәнен дә яхшы белергә тиеш. Нинди генә кешеләр очрамый хокук сакчылары юлында! Кайбер вакытта адәм баласына ипләп кенә үгет-нәсыйхәт уку да туры юлга күндерергә ярдәм итә. Кемгәдер, киресенчә, усалрак итеп дәшү кирәк.
Хезмәтемдәге уңышларым өчен тату, бердәм коллективыбызга һәм ышанычлы тылым — хатыным Рәмзиягә бурычлымын. Хатыным һөнәремнең нечкәлекләрен яхшы аңлый, беркайчан да: “Ник соңлап кайттың?”, “Нигә ял көннәрен адәмчә гаиләң белән үткәрмисең?” ише сораулар белән җаныма тими. Кайтып керүемә фатирыбызда тәртип, тәмле ризыклар пешкән, хатыным, балаларым якты йөз белән каршы ала.
Рәмзия белән Венер Солтангуловларның тату гаиләсендә игезәк кызлар Карина һәм Камилла үсеп килә. Кызларга 9 яшь тулган, алар икесе дә тик яхшы билгеләргә генә укый, төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнә, уңышлары белән әти-әнисен сөендерә. Уңган гаилә әлеге вакытта Дүртөйле шәһәренең 8нче бистәсендә шәхси йорт төзи. Үз эшен барлык күңелен, сәләтен биреп башкаручы полиция капитанына һәм аның гаиләсенә уңышлар гына юлдаш булсын!