+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
8 ноябрь 2019, 06:15

Корсагында 11 килограммлы шеш үскән

Ә хатын симерәм дип уйлап йөргән.

Кабарда-Балкариядә 58 яшьлек хатын тән авырлыгы артуын һәм корсагы үсүен озак вакыт тазарудан дип уйлап йөргән. Чынлыкта исә хәлләр күпкә катлаулырак булып чыга.
Хатын, эче авыртуга зарланып, Нальчиктагы Республика клиник дәваханәсенә килә. Табибларда пациентның корсак тирәсе бер урыннан гына кабарып торуы шик уята. Аны МРТ һәм УЗИга җибәрәләр.

Табибларның фаразлары раска туры килә. Операция өстәлендә хатынның эчендә ул уйлаганчы май катламы түгел, ә зурлыгы - 35кә 43 сантиметр, авырлыгы 11,5 килограммга җиткән шеш барлыгы ачыклана.

“Кистаның организмда күпме вакыт үсүен билгеләп булмый. Иң мөһиме - пациент бүген үзен яхшы хис итә, бер атнадан аны дәваханәдән чыгарачакбыз” – дигән операция ясаган хирург.
Фото: ru.depositphotos.com
Читайте нас