+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
8 ноябрь 2019, 10:20

"Мин аларның кайдалыгын беләм"

Балалары белән гаип булган Артем Мазовны эзләүгә бөтен ил кузгалды.

Балалары белән гаип булган Артем Мазовны эзләүгә бөтен ил кузгалды.

Төрле тарафлардан аларга охшаган кешеләрне күрүләрен әйтеп шалтыраталар. Уфадан бер хатын, тәгаен кайдалыкларын беләм, дип раслый.
Аның фикеренчә, качу өчен “идеаль” урын - башкаланың Киров районындагы Таш кичү янындагы “Рыбнадзор” территориясе.

— Аннан ерак түгел куе урман, кеше юк. “Рыбнадзор”лар да пенсиягә китеп бетте. Ике ташландык будка тора, алар анда яшеренергә мөмкин, шуннан эзләргә кирәк, — дигән ул.

Әлеге ханым СИЗОда эшли. Шуңа да бу системада эшләп, интуициясе көчәюен белдерә. Шушы көннәрдә ул полициягә әлеге үтенеч белән мөрәҗәгать итәргә ниятли.
Читайте нас