+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
8 ноябрь 2019, 04:12

Юллар һәрчак имин булсын!

Борай районында балаларны юл-транспорт фаҗигаләреннән курчалауга юнәлтелгән чаралар даими үткәрелә. Күптән түгел “Игътибар – балалар!”операциясе кысаларында ЮХХДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары белән берлектә рейд оештырды. Полиция хезмәткәрләренең кечкенә ярдәмчеләре балаларның кием һәм рюкзакларында яктылыкны чагылдыручы элементлар булу-булмауны тикшерде.

Иң күп юл-транспорт фаҗигаләре тәүлекнең караңгы вакытында теркәлә. Шуңа күрә балаларның өс киемендә яктылыкны чагылдыручы элементлар булуы мөһим. Мәктәп укучыларына һәм аларның әти-әниләренә шушы элементларның тәүлекнең караңгы вакытында машина йөртүчеләргә җәяүлеләрне ерактан ук күрергә булышуы һәм, нәтиҗәдә, юл-транспорт фаҗигасен булдырмауда зур роль уйнавы турында җентекләп аң­латылды. Моннан тыш, юл аша чыкканда телефоннан сөйләшмәскә кирәклеге ассызыкланды. Чара барышында юл йөрү кагыйдәләре искә төшерелде.

Рейд ахырында Балалар иҗат йортының “Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары” түгәрәгендә шөгыльләнүчеләр яктылыкны чагылдыручы элементлары булмаган укучыларга фликерлар бүләк итте, ә машина йөртүчеләргә имин юллар теләде.
Зәһинә Ибәтуллина.

Борай районы.
Читайте нас